Лениногорск пенсионерлары  «Рәхмәт интернетка- 2024» бәйгесендә катнаша ала
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерлары «Рәхмәт интернетка- 2024» бәйгесендә катнаша ала

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка – 2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә.

Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.

Конкурс номинацияләре: «Минем интернет-казанышларым»; «Минем иҗтимагый интернет-инициатива»; «Мин - интернет-йолдыз»; “Гаилә интернет-тарихы”;   «Минем авторлык эшләнмәләрем»- укытучылар өчен махсус номинация.

Конкурста катнашырга компьютерда эшләү күнекмәләре булган өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла.

Конкурс эшләре 4 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска йомгаклар 2024 елның декабрендә ясалачак. Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» (azbukainterneta.ru) сайтындагы «Конкурс» бүлегенең  «Катнашырга заявка» пунктында заявка бирергә кирәк. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан елдан-ел конкурска иң күп заявкалар җибәрүче төбәк булып тора. 

 

фото: https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев