Лениногорск пенсионерын «диван тоткынлыгыннан» коткарганнар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерын «диван тоткынлыгыннан» коткарганнар

69 яшьлек ир-ат белән катлаулы хәл килеп чыккан.

Лениногорскиның  Гагарин урамындагы йортларның бер фатирында  69 яшьлек ир-ат шактый кыен хәлдә калган – аның аягы диванга кысылып калган.

Ир-ат бик тырышса да, мөстәкыйль рәвештә иреккә чыга алмаган. Пенсионерга ярдәмгә 7 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Кул инструментларын кулланып, коткаручылар ир-атны мебель әсирлегеннән җайлы гына  азат иткәннәр. 

Ир-атның сәламәтлегенә аерым җитди зыян килмәгән, тәкъдим ителгән медицина ярдәменнән ул баш тарткан.

 

 


Нет комментариев