Лениногорск политехник колледж студентларына бала хокуклары турында сөйләделәр
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында политехник колледж студентлары өчен җинаять-башкарма инспекциясе вәкиле Альфред Насыйров белән очрашу оештырылды.
Ул студентларга Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә аларның хокуклары турында сөйләде, административ һәм җинаять җаваплылыгының нәрсә икәнен җентекләп аңлатты. Ә инспекциядә исәптә торучы студентларга Альфред Ринатович пробация турындагы закон нормаларын аңлатты.
Мондый очрашулар законны дөрес аңлау һәм үз гамәлләрең өчен җаваплылык формалаштыруга гына түгел, киләчәгең турында уйланырга һәм үз гамәлләреңә аңлы карарга да этәргеч бирә.
фото: А.Насыйровтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев