Лениногорск район кырларына быелгы урып-җыю вакытында 61 комбайн чыгачак
Районның күмәк хуҗалыкларында урып-җыюга әзерлекне тикшерделәр-комбайннар парадка тезелде.
Атна азагында инде көзен чәчеп калдырылган игенне урып-җыюны башларга дип ниятләп торалар.
Традиция буенча урып-җыю кампаниясенә әзерлекне йомгаклап, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уздырылган комбайннар бәйге-парады оештырыла. Урып-җыю техникасының әзерлеген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Гостехнадзор» бүлеге башлыгы Илнур Галимов, «Россельхозцентр» һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә тикшерелде.
Комбайннар парады «Август-Лениногорск», «Союз-Агро», «Маркс» хуҗалыкларында үтте. Техниканың урып-җыю, азык әзерләүгә хәстәрлеге белән бергә, аларда саклык таләпләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп эшләү мөмкинлеге таләпләрен дә җитди тикшерделәр. 2025 елда 61 комбайн район кырларына чыгачак, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы - 30,1 мең гектар, майлы культуралар-18,9 мең гектар, ә 1 комбайнга йөкләнеш 803 гектар тәшкил итә. 
Бәйге йомгаклары буенча иң яхшы әзерлек “Август-Лениногорск” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, аннан “Союз-Агро”, ә “Маркс” –өченче.
Фото Наталья Лакомкина, Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев