Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск район үзәк хастаханәсе бүлекләренә яңа медицина җиһазлары кайтты

Лениногорск район үзәк хастаханәсе бүлекләренә яңа җиһазлар кайтты, бу гамәл хастаханәнең “Татнефть” компаниясенең грантлар конкурсында җиңүе сәбәпле башкарылды.


 "Лениногорск сәламәтлек саклау учреждениеләренә берьюлы яңа җиһазлар кайтуы – шатлыклы күренеш. “Татнефть” компаниясендә табибларның үтенече җавапсыз калдырмавы – безне шатландыра. Лениногорскилыларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа җиһазлар алу мөмкинлегенә ия булдык”, - ди Лениногорск район үзәк  хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Район үзәк хастаханәсенең операция блогында хәзер яңа эндоскопик универсаль стойка бар. Лениногорск хирурглары айга 30га якын лапороскопик операцияләр ясыйлар. Стойка белән беррәттән Эскулап Кайман җайланмасы да алынган.
“Кайман технологиясе операция травмасын киметергә, хирургия катнашы вакытын кыскартырга, кан югалтудан саклаарга һәм операциядән соңгы өзлегүләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Бу, әлбәттә, табибларга эшне җиңеләйтә һәм пациентлар өчен мөһим. Моның өчен "Татнефть" компаниясенә аерым рәхмәт”, - ди хирургия бүлеге мөдире Валерий Раку.

Хатын-кызның сәламәтлеген саклауга һәрвакыт игътибар бирелә. Электр белән идарә ителә торган һәм биеклек буенча көйләнә торган операция өстәле, шулай ук эндоскопик җиһазлар белән гинекология бүлеге җиһазландырылды.

Хәзер Балалар стационарында яңа УЗИ аппараты бар. Ул да “Татнефть” грантын оту хисабына алынган.  “Яңа аппарат югары сыйфатлы тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге бирә. Өстәвенә, ул төрле яшьтәге балаларны тикшерү өчен сенсорлар спектры белән җиһазландырылган. Аппаратка өстәмә прибор – гельне җылыту өчен җайланма бар”, - ди балалар стационарының ультратавыш диагностикасы бүлеге табибы Евгения Воробьева.

Ә стоматология поликлиникасы 4 өр-яңа креслолы булды. “Иске креслоларга 20 елдан артык иде, инде алар шактый таушалды. Хәзер менә берьюлы дүртәү кайтты. Безгә креслолар ошый, пациентларга уңайлы. Безнең үтенечне “Татнефть”тә ишеттеләр, без моңа шат”, - ди стоматология поликлиникасы мөдире Айрат Исәнгилдин.

Шулай итеп, Лениногорск район үзәк хастаханәсенең 4 бүлеге дә яңа җиһазлы булды. 17 миллионнан сумнан артык бәядәге яңа җиһазлар медицина учреждениеләрендә инде кулланыла.

 

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X