Лениногорск районы атлары «Башкорт аты» фестивалендә катнашырга китте
Югары Каран авылындагы «Алмакай» ат утарыннан.
6 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Баймак районында Граф күле янында IV «Башкорт аты» фестивале узачак. Районыбызның Югары Каран авылындагы атлар да анда катншачак.
«Безнең ат утарыннан 11 егет һәм 11 татар токымлы атларыбыз юлга кузгалды», — дип хәбәр итте «Алмакай» ат утарына нигез салучы Фәрит Нәбиуллин.
Безнең атлар һәм аларның җайдаклары «Күк бүре», «Аударыш», «Тәңкә алу» уеннарында һәм уктан ату кебек ярышларда катнашачак.
«Аларга хәерле юл телим, уңышлар булсын. Үзләренең осталыкларын күрсәтсеннәр. Лениногорск районын һәм Татарстанны данлап кайтсыннар әле», —ди Фәрит Набиуллин.
«Башкорт аты» дөньяның төрле почмакларыннан уникаль башкорт атлары токымын һәм Башкортстанның милли мәдәниятен яратучыларны җыя. Кытай, Кувейт, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Африка Республикасы, Камерун, Марокко, Замбия, Мисыр, Гана, Куба, Казахстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан вәкилләре килер дип көтелә.
Шулай ук фестивальгә Россиянең берничә төбәгеннән, Мәскәү, Татарстан Республикасы, Дагыстан, Калмыкия, Якутия һәм Тывадан да киләчәкләр.
фото: Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев