Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авыл җирлекләре башлыклары җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

18 апрельдә Казанда «Корстон» комплексында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үтте.

Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук Лениногорск районыннан район башлыгы Марат Гирфанов җитәкчелегендә берничә авыл башлыгыннан торган делегация дә катнашты.

Алексей Песошин җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады,  бәйрәм быел республикада җирле үзидарәнең 20 еллыгы белән билгеләп үтелә.

Гомумдәүләт дәрәҗәсендә җирле үзидарә көнен бәйрәм итү, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президент тарафыннан Муниципаль берәмлекләр мәсьәләләренә игътибар итү – бу эшнең әһәмиятен югары бәяләү һәм урыннардагы эшләрнең торышы өчен зур җаваплылык.

Исегезгә төшерәбез: 21 апрельдә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне.

 

фото: https://sovmo.tatarstan.ru/index.htm/news/2513291.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев