Лениногорск районы авылларында Җиңү бәйрәмен яңартылган һәйкәлләр белән каршы алачаклар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы рәвештә каршы алыр өчен авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә һәйкәлләрне төзекләндерү эше башланып китте.
Авыл җирлекләрендә алты стела һәм һәйкәлләр “Татнефть” ярдәме белән төзекләндереләчәк. Түбән Чыршылы, Иске Куак, Зәй-Каратай, Сарабиккол, Сугышлы авылларында тарихи урыннар яңартылачак. Объектларда эшләр башланды. Элеккеге коймаларны сүтеп, һәйкәл һәм стеланың нигезендә булган бетоннарны чистарту, плитка һәм брусчатка җәю, буяу, эретеп ябыштыру эшләре бара.
Зәй-Каратай авылы уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә дә кызу эш бара.
“Һәйкәлнең рәвеше сакланачак, ә тышкы ягы башкача була. Хәзер һәйкәлдә булган исемлек стендлары алынды, алар яхшы сыйфатлы плитәдә булачак. Штукатурлау эшләре бара. Билгесез солдатның тышкы ягы да төссезләнгән иде, аны да яңартачаклар”, - ди Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.
Аның әйтүенчә, авылда Җиңү көненә багышланган митинг яңартылган һәйкәл янында 8 майда узачак. Бөек Ватан сугышы башлангач, Зәй-Каратай авылы 700 дән артык ир-егетләрен фронтка озата, шуларның 407 се сугыш кырларында ятып кала.
Зәй-Каратайдагы һәйкәл тулы бер мемориаль комплексны үз эченә ала. 2013 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән булган. Хәзер менә яңача төсмер алачак.
Сугышлы авылына керү юлында урнашкан стелада да яңарту эшләре нефтьчеләр ярдәме белән башкарылачак. “Биредә эшләр башланып китте. Стеланы нигез өлешеннән күтәртәләр, аннары каркас кидертәчәкләр”, - ди Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова.
Әлеге стела Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллин истәлегенә 1980нче елларда куелган. Стеланың биеклеге – 5 метр.
Сугышлы авылында мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәлне исә авыл җирлеге үз көче белән яңартуга алынган. Әлеге һәйкәл биредә 1965 елда урнаштырылган. Ике метр биеклектәге таш пьедесталда солдат скульптурасы тора. Аның кулында – Дан таҗы. Һәйкәлнең ике ягыннан мемориаль стендлар куелган, анда сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылган.
“Стендта исемлекләр яңартылачак. Шулай ук солдат скульптурасын буяу бара, аны үз төсенә – көмешсыман төскә буыйбыз. Бу эшне бюджет хезмәткәрләренең уңган хатын-кызлары башкара. Һәйкәл биек булганлыктан техника белән Рамил Гарипов җитәкчелегендәге Бөгелмә электр челтәрләренең Лениногорск районы бүлеге ярдәм итте”, - ди авыл башлыгы Альбина Петровна.
фотолар: авыл җирлекләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев