Лениногорск районы авылларында «Мобиль поликлиника» эше төгәлләнә
Мобиль поликлиника үз эшен 10 мартта башлады.
Хәзерге вакытта Иске Куак авылында эшли, 4 апрельгә кадәр анда булачак.
Лениногорск районы авылларында тар белгечлекләр һәм заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган “Мобиль поликлиника” эшли. Меңнән артык район халкы күчмә комплекста медицина тикшеренүләре узды.
“Мобиль поликлиника” – авыл җирлегендә яшәүчеләргә республика клиник хастаханәсе белгечләре тарафыннан тикшеренү узу өчен гамәлгә куелган. Ул бөтен республика районнары буенча гамәлдә. Күчмә поликлиника “Озак яшәү һәм актив тормыш” илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла.
Зур гына автомашина заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган. Анда невролог, эндокринолог, уролог, ревматолог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кебек табиблар кабул итә. Шулай ук пациентлар лабораториягә анализлар да тапшыра.
Авыл халкы бер урында – флюорография һәм маммография үтә алды. Флюорогра́фияне 240тан артык кеше, маммографияне 280гә якын кеше узган.
Күчмә комплекс Тимәш, Зеленая Роща, Иске Шөгер авылларында булды.
фотолар: ЦРБ матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев