Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авылларында су проблемасы хәл ителә

Лениногорск районының 4 авылында яңа су линияләре һәм янгын гидрантлары барлыкка килде.


Урдалы, Юлтимер, Алешкино, Мичурин авылларында су буенча проблемалар кискен һәм бик озак торды. Хәзерге вакытта бу мәсьәләләр “Татнефть” гранты хисабына башкарыла.

Юлтимердә 15 ел су булмаган. Ә Алешкино авылында исә чистарту системалары һәм фильтрлау элементлары төзек булмау сәбәпле куллану өчен яраксыз иде. “Мондый сыйфатлы үзгәрешләр алга таба да планнар корырга мөмкинлек бирә. Кешеләр монда яшәргә дә кала”, - ди Яңа Чыршылы авыл башлыгы Регина Мөхәммәтшина.
Хәзерге вакытта Алешкинода эшләр төгәлләнүгә таба бара. Соңгы этап – “Байконур” чишмәсеннән килүче су линиясенә насосны тоташтыру.

Сүз уңаеннан, грантлар конкурсында төрле юнәлешләр бар: мәдәният йортларын реставрацияләү, балалар спорт мәйданчыклары төзү һәм башкалар. Бу авыл җирлекләрендә дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышалар.

Гомумән алганда,  быел “Татнефть” грантлары конкурсы хисабына су белән тәэмин итү проблемасы 27 авылда хәл ителә: Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Зәй, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман районнарында 100 миллионнан артык сумга эш башкарыла.

“Татнефть” матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев