Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авылларында “Татнефть” ярдәмендә халыкны эчәргә яраклы су белән өзлексез тәэмин итүне җайга салдылар

Районның Зәй-Каратай, Керкәле, Сугышлы авылларында халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде.

Биредә яңа инженерлык коммуникацияләре үткәрү һәм янгын гидрантлары урнаштыру буенча зур эшләр башкарылды.

Гомумән алганда, Татарстанның 8 муниципаль районыннан 13 әһәмияткә ия проектлар “Татнефть” грантларының өченче  конкурсында “Суүткәргеч төзү һәм эчә торган су белән тәэмин итү” номинациясендә җиңү яулады, Лениногорск районының берьюлы өч проектына уңыш елмайды.

Зәй-Каратай авылындагы суүткәргечләрнең тарихы үткән гасырның 70нче елларыннан башлана. Ул вакытта төзелгән су-насос станциясенә якын-тирәдәге чишмә сулары ага торган булган, үзәк урамнарны тәэмин иткән. 2005 елда торбалар һәр урамга үткәрелә. Аннан алдагы унъеллыкта өзеклек килеп чыккан урыннарда ремонт ясала. 2012 елдан соң су белән тәэмин итүдә, бигрәк тә җәй айларында, проблемалар башлана. Моңа бәйле рәвештә системаны үзгәртергә булалар.

“Без быел “Татнефть” гранты ярдәмендә яңа резервуар урнаштырдык һәм яңа су-насос станциясе төзедек. Объектлар бераз өстәрәк урнашкан. Һәр йортны су белән тәэмин итәр өчен су басымы җитә хәзер”, - дип билгеләп үтте авыл башлыгы Миләүшә Идиятова.

Авыл халкы да бу яктан канәгать. “Теләсә кайсы вакытта йорт-өй эшләремне башкара алам, су булмый дип куркасы юк”, - ди Фәридә Сәетгәрәева.

Керкәледә насос станциясе авылның өчтән бер өлешен генә су белән тәэмин итә. Калган йортларга су чишмәләрдән үзе агып килә. Еш өзеклекләр (порыв) аркасында биегрәк урыннарда яшәүчеләргә су килми башлаган, шуңа күрә «Татнефть» гранты акчасына үзәк магистральне яңартканнар, өстәмә торбаүткәргеч сузганнар.

“Безнең авылда еш кына керләр юарга да, юынырга да халыкка су җитми, бигрәк тә фермага һәм мәктәпкә кирәк иде. Социаль объектларны без беренче чиратта тәэмин итәргә булдык”, - дип ассызыклады авыл башлыгы Ленар Бигманов.

Киләчәктә авыл башлыклары нефтьчеләр белән бергә инфраструктураны модернизацияләүне дәвам итәргә планлаштыралар, бу үз чиратында торак пунктларда тормышны тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Анастасия Петрова

автор фотосы

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 15 ноябрьдә укырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев