Лениногорск районы мәктәпләре укучылары татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар
Әлеге укучылар – татар гаиләсендә тәрбияләнеп, татар аһәңен ишетеп үскән, туган телебезне хөрмәт итеп үсә торган буын.
Республиканың 41 районыннан 4нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр 332 мәктәп укучысы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында өч көн дәвамында олимпиадада үткәрделәр. Олимпиада татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында үтте.
Лениногорск районыннан республика олимпиадасына өч укучы катнашты, аларны Урмышлы мәктәбе директоры Рузалия Хәбибуллина озата барды. Олимпиадада биремнәр, тестлар эшләп, татар теленең барлык кагыйдәләрен искә төшереп, тырышлыкларын күрсәткәннәр. Әлбәттә, муниципаль этапта җиңү яулау җиңелрәк бирелсә, республика этабы – катлаулырак.
Урмышлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сабир Хәбибуллин, Кирлегәч мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Ислам Магизянов, Иске Иштирәк мәктәбеннән 5нче сыйныф укучысы Камил Фәтхетдинов көндәшләре белән арасында көч сынаштылар һәм призерлар исемлегенә керделәр.
Өч йөздән артык укучы арасында Лениногорск районы укучыларының призлы урыннарга лаек булуы – горурлык, шатлык-куаныч. Олимпиадада катнашып, республика дәрәҗәсенә барып җитү – туган телне хөрмәт итү билгесе. Шулай ук монда аларны әзерләгәгән укытучыларның да өлеше бик зур.
Рузалия Хәбибуллина (Урмышлы мәктәбе), Мөнирә Хаҗипова (Иске Иштирәк мәктәбе), Гөлия Сабирҗанова (Кирлегәч мәктәбе) укучыларны әзерләүгә күп көч куйганнар. Әйтергә кирәк, әлеге укытучылар менә берничә елдан бирле татар теле буенча республика олимпиадасына укучылар әзерли.
Укучылар да сынатмаган. Иске Иштирәк мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Камил – бик тырыш, акыллы, укытучысы әйтүенчә, булдыра торган бала. “Камил барлык фәннәрдән бишле билгеләренә укый. Үзлегеннән дә укый, биремнәрне дә башкара, киләчәктә дә шундый тырыш укучы булыр ул”, - ди укытучысы Мөнирә Хаҗипова.
Камилнең әнисе – укытучы, әтисе – инженер. Әби-бабасы да укытучылар булганнар. Татар теле буенча республика йомгаклау олимпиадасында җиңүче булыр өчен 2 генә балл җитмәгән.
Афәрин, укучылар, район, үзегез укый торган мәктәпләр данын якладыгыз. Тагын да зуррак уңышлар булсын.
Розалия Мостафина
Фотолар: Урмышлы мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев