Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы мөслимәләре «кара алтын» төбәге тарихы серләре белән танышты

Шушы көннәрдә Лениногорск районы мөслимәләре Шөгердә очраштылар.

Шөгер авылы мөслимәсе Халисә ханым инициативасы белән Шөгердәге Нефть музеенда районыбыз авылларыннан килгән мөслимәләр төбәгебездә нефть чыгару тарихы белән таныштылар. 

Чараны Миргасыйм хәзрәт дога белән башлады. Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиятуллин кунакларга уңышлы, хәерле көн теләде. 

Нефть музее җитәкчесе Фәнис Миншәһит улы нефть тарихы буенча экскурсия уздырды,  төбәгебезнең «кара алтын» чыгару тарихы, уникаль экспонатлар һәм хезмәт батырлыклары белән таныштырды. Аның татарча матур итеп сөйләве һәркемне сокландырды.

Лениногорск мөхтәсибәтеннән Габдерәзак хәзрәт һәм Ләйлә ханым туган җир, авыллар тарихын белү, ислам динен куәтләү, телебезне саклау өчен дә мондый очрашулар кирәклеген әйтеп үтте.

Шөгер ягы артистлары: Ихсанов Рәшитнең җырлавы, Гөлфия Шәйдуллинаның мөнәҗәте һәркемгә ошады. 

Кунакларны коймаклар, үләнле чәйләр белән сыйладылар. 

Аннары барысы бергә җәмәгать белән “Фаяз” мәчетендә намаз укыдылар һәм очрашу мул табын артында дәвам итте. 

Барлык килүчеләр дә чараны бик югары бәяләделәр. Оештыручылар күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр. 

 

фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев