Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы сулыкларында куркыныч дәрәҗә билгеләнде

Лениногорск муниципаль районы сулыкларында гадәттән тыш хәлнең иң куркыныч –“кызыл” дәрәҗәсе билгеләнде.

 Республика буенча инде быел 12 кеше суга батып һәлак булган, алар арасында 2 бала да бар. Үткән якшәмбе көнне бу сан тагын бергә артты.

Лениногорскиның медсанчасть янындагы күленнән водолазлар ир-ат мәетен алып чыккан. Соңрак билгеле булганча, ул 1986 нчы елгы җирле кеше.

 Әлеге фаҗиганең шаһитлары ир-атның суга кергәндә спиртлы эчемлекләр тәэсирендә булуын әйткәннәр, әмма әлегә болар ачыкланмаган, тикшерү эшләре бара.

Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының боерыгын үтәү нигезендә, Лениногорск шәһәре һәм районы су объектларында 17 июньнән гадәттән тыш хәлнең кешеләргә үлем белән янаган иң куркыныч –“кызыл” дәрәҗәсе билгеләнде. Ул махсус боерык булганчы дәвам итәчәк.

 

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев