Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы территориясендә унбер айда 43 юл-транспорт һәлакәте булган

Лениногорск мэриясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы узды.

Киңәшмә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова җитәкчелегендә үтте.

Муниципаль комиссия вәкилләре һәм утырышта катнашучылар 11 ай йомгаклары буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны һәм аларны киметү буенча үткәрелгән чаралар турындагы чыгыш белән таныштылар.

26 декабрьгә кадәр булган мәгълүмат буенча, Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә 43 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә һәлак булучылар саны – 11, тән җәрәхәтләре алучылар – 59.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – юлда бара торган транспорт чараларының кагыйдәләрне бозулары һәм юл шартларында булган җитешсезлекләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев