Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы укучылары татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

Алар – татар гаиләсендә тәрбияләнеп, туган телебезне яратып, хөрмәт итеп яшәүче.

Сүзем татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары турында.

Районыбызның дүрт укучысы татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында үткән татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.

Алар – Урмышлы мәктәбеннән 4нче сыйныф укучысы Сабир Хәбибуллин, аның укытучысы – Рузалия Хәбибуллина.

Түбән Чыршылы мәктәбеннән 4нче сыйныф укучысы Илсия Гыйләҗева, укытучысы – Алсу Муллагалиева.

Иске Иштирәк мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Айгизә Галләмова, укытучысы – Мөнирә Хаҗипова.

Кирлегәч мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Ислам Магизянов, укытучысы – Гөлия Сабирҗанова.

1 февральдән 3енә кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында республика олимпиадасы үтте. Анда республика мәктәпләренең 4нче сыйныфыннан 11гә кадәр булган 332 укучы катнашкан, 38 районнан килгәннәр.  

Өч йөздән артык укучы арасында Лениногорск районы укучыларының призлы урыннарга лаек булуы – горурлык, шатлык-куаныч. Олимпиадада катнашып, республика дәрәҗәсенә барып җитү – туган телне хөрмәт итү билгесе. Шулай ук монда аларны әзерләгәгән укытучыларның да өлеше бик зур.

Розалия Мостафина.

Укучылар уңышы турында "Заман сулышы" газетында, 9 февраль санында укый аласыз.

Фотолар: мәктәпләрдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев