Төбәкара күләмдә уздырылган өйрәнүләр Теләче муниципаль районында узды.
Өйрәнүләрдә республиканың районнарыннан ветеринария хезмәткәрләре һәм Мари- Эл, Удмуртия өлкәсеннән дә белгечләр катнашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыгуллин барысын да сәламләде.
Әлеге чара йогышлы авыруларны китереп чыгармау һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелә. Мондый өйрәнүләр ветеринария хезмәтләре арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытырга, белгечләрнең һөнәри осталыгын арттырырга һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.
Лениногорск ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә Рашат Әхмәтов җитәкчелегендә өйрәнүләрдә катнашты.
Нет комментариев