Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында 10 ай эчендә 32 кеше тычкан бизгәге белән чирләгән

Шушы елның 10 ае эчендә 32 кеше тычкан чире бизгәген йоктырган. Бу хакта Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итә.

Лениногорск районы территориясе тычкан бизгәге чире буенча табигый чыганак булып тора, чөнки инфекция барлыкка килү, таралу өчен безнең җирлектә шартлар бар.

“ Чир йоктырган 32 кешенең 16сы – шәһәргә, 16сы авыл җирлекләренә туры килә. Яшь буенча карасак, авыручылар арасында бер 7 яшьлек бала бар, калганнары 18 яшьтән олыраклар. Чир йоктыручыларның күпчелеген эшләүче кешеләр алып тора, андыйлар – 21, эшләмәүчеләр – 3, пенсиядәге кешеләр – 8”, - дип саннарга ачыклык кертә Рамилә Мөхәммәдиева.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск филиалы мәгълүматы буенча инфекциянең 27 очрагы Лениногорск районындагы кырга, урманнарга чыгу белән бәйле. Авыл җирлекләрендә тычкан бизгәге чирен күбрәк йоктыралар. Әйдәгез, саннарга күз салыйк. Сугышлы, Мордва Кармалка, Кузайкино, Югары Каран, Тимәш, Шөгер, Иске Иштирәк авылларында – берәр очрак, Ивановка, Зәй-Каратай, Сарабиккол, Түбән Чыршылыда – икешәр очрак теркәлгән. Лениногорск шәһәрендә 4  очрак, йоктыру урыны билгеле булмаган 6 очрак бар.

"Заман сулышы"ның 17 ноябрь санында язманы тулырак укый аласыз.

фото: Татар-информ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев