Лениногорск районында авариядә хатын һәм аның 2 яшьлек кызы үлгән
Ике кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте якшәмбе - 10сентябрьдә кичке 5ләр тирәсендә булды.
Бу хакта ТР прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Авария Лениногорскины чыкканда, Әлмәткә таба барганда, Түбән Каран авылы тирәсендә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Skoda Yeti автомобиленең 84 яшьлек шоферы каршы як юлга чыга һәм чит ил машинасы - KIA Rio белән бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә KIA шоферы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла, аның пассажирлары: хатыны һәм 2 яшьлек кызы урында ук җан бирә.
Юл һәлакәте нечкәлекләре ачыклана, тикшерелә.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru
фото: Татар-информ, шаһитләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев