Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында бер тәүлектә ике янгын булды

66нчы янгын сүндерү бүлегенә хәбәр килә.

20 августта 66нчы янгын сүндерү бүлегенә “Мунча яна” дигән хәбәр килә. Янгын Ушаков урамы, 47А адресы буенча чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, мунча һәм сарайны ут камап алган була.

Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгынның тирә-яктагы башка корылмаларга күчү куркынычы да булган. Хуҗа кеше мунча һәм сарай  эчендә кеше юклыгын әйтә. Шулай ук сарайда маллар да булмый.

Янгын 80 квадрат метр мәйданга зыян сала, ут телләре мунча һәм сарайны юк итә. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынның беренче сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

Шул ук көнне 66нчы янгын сүндерү бүлегенә “Сарай яна, янгын коймага күчте” дигән хәбәр килә. Иске Писмән авылы, Колотовка урамы, 21нче йортка янгын сүндерү подразделениесе килгәндә, сарайны ут камап алган, 18 квадрат метр мәйдандагы сарай тулысынча янып бетә. Ярый әле 15 метр ераклыкта гына урнашкан йортка янгын күчәргә өлгерми. Сарай эчендә кеше дә, маллар да юклыгын хуҗа кеше коткаручыларга хәбәр итә.

Сарайда ни сәбәпле янгын килеп чыккан, әлегә тикшерү эше бара.

 

фотолар: янгын сүндерү бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев