Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында бердәм пособиене 4 меңнән артык бала ала

Бердәм пособиегә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була.

 

Бүгенге көндә бердәм пособиене Лениногорск районында  4 меңнән артык  бала ала. Шуларның 65 процентына пособиенең югары күләмлесе билгеләнгән. Йөкле ханымнарга килгәндә, 200ләп булачак әни бердәм пособиене рәсмиләштерде, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды бүлекчәсе.

1 гыйнвардан бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган дәүләт ярдәме чараларын алмаштырды: йөклелекнең башлангыч срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызга айлык пособие, 3 яшькә кадәр беренче баланың тууы белән бәйле айлык түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр.

Социаль фондның региональ бүлеге ата-аналарга түләүләрне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да гариза биреп булуын искә төшерә. Шул ук вакытта 17 яшькә кадәрге барлык балаларны бер гаризада күрсәтергә һәм шулай итеп һәр балага карата түләүне рәсмиләштерергә мөмкин.

Пособие билгеләнгәндә исәпкә алына:
-    Россия гражданлыгы
-    Гаиләнең керемнәре һәм мөлкәтен комплекслы бәяләү
-    Әти-әниләрнең эшле булуы яки булмаса объектив сәбәпләре.

Бердәм пособие сораулары буенча контакт-үзәк телефон номеры:  8-800-1000001

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев