Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында эшләгән «Мобиль поликлиника»га 2 меңнән артык кеше килгән

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында “Мобиль поликлиника” үз эшен төгәлләде.

8 апрельдән 8 майга кадәр “Мобиль поликлиника”га 2 меңнән артык кеше килгән.

Республика клиник хастаханәсе белгечләре 1200 авыл кешесенә тикшерү үткәргән. Шул ук вакытта “Флюмамм” күчмә мобиль комплексында бушлай тикшеренү уздылар: маммографияне –  550 хатын-кыз, флюроографияне 500 кеше үткән.

Авыл халкы да, үзәк район хастаханәсе администрациясе дә Казан табиблары эшеннән канәгать калдылар.

“Мобиль поликлиника” автопоезды һәм  “Флюмамм” комплексы үз эшен “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында башкара.

Чыганак: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_2049

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев