Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында күчмә медицина комплексы эшли

Районыбыз авылларында яшәүчеләр өчен

Авыл халкы бер урында – флюроография һәм маммография үтә ала.

Диагностиканы Зәй-Каратай, Тимәш, Сугышлы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үтте, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе.

Күчмә медицина комплексы Лениногорск районында 8 майга кадәр булачак. 17-19 апрельдә Шөгердә, Горький урамындагы 4 нче йортта ,

22-24 апрельдә Иске Иштирәктә, Мәктәп урамындагы 13 нче йортта,

25-26 апрельдә Яңа Иштирәктә, Шоссейная урамында, 16 а йортында

2, 3 һәм 6 майда Иске Куакта, Заварыкин 38 А адресы буенча

7-8 майда Сарабикколда,  Киров урамында 4 А адресы буенча эшләячәк. Тикшеренүләрне күрше авылларда яшәүчеләр дә уза ала.

Тикшеренү “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

 

фото: ЛЦРБ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев