Лениногорск районында “Куркынычсыз имин юллар” илкүләм проекты кысаларында Бөгелмә-Лениногорск автоюлы ремонтланды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында “Куркынычсыз имин юллар” илкүләм проекты кысаларында Бөгелмә-Лениногорск автоюлы ремонтланды

Юл файдалануга тапшырылды.

Лениногорск районында “Куркынычсыз имин юллар” илкүләм проекты кысаларында Бөгелмә-Лениногорск автоюлының 1,08 километр өлеше ремонтланды.

Юл хуҗалыгы белгечләре эш барышында асфальт-бетон өслекне фрезерлаганнар һәм вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салганнар, асфальт-бетон катнашмасыннан өслек ясаганнар. Шулай ук эш барышында юл кырыйларын вак таш белән ныгытканнар.

Эшләр тулысынча башкарылган, юл файдалануга тапшырылган. Бөгелмә белән Лениногорск арасындагы автоюлның ремонтланган өлеше транспортлар хәрәкәтенә уңайлы һәм иң мөһиме – куркынычсыз.

 

фото: https://vk.com/official_leninogorsk

 

 

 


Нет комментариев