Лениногорск районында «Мәк-2026» операциясе барышында кыргый киндер куагы тапканнар
Бу операция наркотиклы үсемлек матдәсе булган кыргый киндер чәчүлекләрен ачыкларга һәм юкка чыгару буенча үткәрелә.
Лениногорск районында “Мәк-2026” оператив-профилактик операция барышында Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Зәй-Каратай авылында 29 кыргый киндер куагы тапканнар.
Лениногорск районында 8 июльдән 17 июльгә кадәр “Мәк-2026” операциясенең беренче этабы узды. Бу чорда хокук саклау хезмәткәрләре наркотиклы үсемлекләрнең үсү чыганакларын ачыклау һәм юкка чыгару буенча рейд чаралары үткәрделәр.
Операция барышында район территориясендә кыргый киндер үсә торган урыннар табылды һәм юк ителде. Әйтик, Зәй-Каратай, Сугышлы, Глазово авылы территориясендә, Куакбаш авылы зираты тирәсендә, Иске Писмән авылы территориясендә табылган кыргый үсемлекләрне тамыры белән алып, тиешле актлар төзеп, шунда ук яндырганнар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык ачыкланган урыннардагы үсемлекләрнең табигый килеп чыккан булуы ачыкланган, аңлы рәвештә культивацияләү билгеләре ачыкланмаган. Хокук бозу составы булмау сәбәпле, җаваплылыкка тарту турында процессуаль карарлар кабул ителмәде, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча идарәсе искәртә: РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе нигезендә, наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү җинаять җаваплылыгына тартыла. Наркотиклы үсемлекләрнең үсү фактлары турында +7(85595)2-72-20 яки 112 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.
Фото: ОМВД по Лениногорскому району.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев