Лениногорск районында өлкән яшьтәгеләрне диспансеризациягә алып баралар
Махсус машинада.
Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Әлеге проект авыл җирендә яшәүче, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм скрининглар узу өчен махсус автотранспортта илтеп, алып кайтуны күздә тота.
Лениногорск районында профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2025 елда өлкән яшьтәге 980 гражданны китерү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә проектта 504 кеше катнашкан, бу план үтәлешенең 50 проценттан артыгын тәшкил итә.
фото: «Исток-Башлангыч»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев