Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында парсыз ефәк күбәләге белән көрәшәчәкләр

Лениногорск урман хуҗалыгы хәбәр иткәнчә, ефәк корты (шелкопряд) арту сәбәпле, 4 июньнән 8 июньгә кадәр Лениногорск районы урманнарында корткычларга каршы эшкәртү чаралары уздырачаклар.

Аерым алганда, Елховка, Алкино, Дурасово, Югары Каран, Тимәш, Савочкино, Иске Писмән, Восход, Алешкино, Вәли хуторы, Яңа Чыршылы, Зәй-Каратай, Горкино һәм Лениногорск шәһәре урманнарында биологик препарат ярдәмендә көрәшәчәкләр.

Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан эшкәртү урыннарыннан 300 һәм 500 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куелган.

Урман корткычларын бетерү буенча чаралар уздырылган урыннарда гражданнар йөрмәскә тиеш, шулай ук транспорт чаралары белән дә кермәскә. Маллар- хайваннар көтүе, дару үләннәре җыю тыела, умарта оялары урнаштырмаска дип хәбәр итә Лениногорск урман хуҗалыгы.

Парсыз ефәк күбәләге  агачларга һөҗүм итеп, тиз арада аларның яфракларын ашап бетерә.

Корткыч агачларга өч ел рәттән зыян салган очракта, агачлар көчсезләнә. Белгечләр әйтүенчә, парсыз ефәк күбәләге кортлары аеруча имән, каен, юкә, усак агачлары яфракларын яратып ашый. Азык җитми башласа, корткычлар ылыслы агачларга да күчәргә мөмкин.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2313548.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев