Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында спортның милли төрләре буенча «Без – татар» Спартакиадасы була

Өченче Бөтенроссия спартакидасы

Лениногорск районының Югары Каран авылында «Алмакай» ат утарында  яшьләр арасында спортның милли төрләре буенча «Без -татар» III Бөтенроссия спартакиадасы уза.

Ул татар халкы тормышында рухи һәм мәдәни бердәмлекне ныгытучы, традицияләрне яңартучы мөһим чара булыр дип көтелә.

«Алмакай»  ат утары үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткәнчә, катнашучыларны һәм кунакларны  спорт төрләре  буенча кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар көтә:

• Көрәш

• Капчык сугышы

Аударыш

• Уктан ату

• Бер аякта көрәш

• Кул көрәше

• Таяк тартыш

• Герне күтәрү

• Аркан-тартыш

Спорт программасында милли коллективлар концерты, татар биюләре һәм җырлары буенча мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе һәм татар ашлары дегустациясе да бар, 

Чара 28 нче сентябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.

фото: архивтан

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев