Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды

Рейдлар узды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Лениногорск районын тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә төзелеш һәм башка калдыкларның законсыз  ике зур чүплеге табылды. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы сайты хәбәр итә.

Беренче участокта тимер-бетон әйберләре һәм пычранган грунт ташлаганнар. Пычрану мәйданы – 2 185 кв.метрдан артык, ә калдыклар күләме –  1 500 кубометр чамасы.

Икенче участокта төзелеш калдыкларыннан тыш, автомобиль шиннары җыелган. Чүплек мәйданы монда – 2 840 кв. метр, калдыклар күләме – 2 000 кубометр чамасы.

Экология министрлыгы Лениногорск районы Башкарма комитеты адресына чүплекләрне бетерү өчен чаралар күрергә кирәклеге турында кисәтү юллаган.

 

https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2429496.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев