Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районыннан дүрт полиция хезмәткәре «Халык участковые» конкурсында катнаша

Бөтенроссия конкурсы

 Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән конкурска 4 полиция хезмәткәре катнаша, аларның  берсе Диана Имангазиева, ул эчке эшләр хезмәтенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге  участок уполномоченные. Эчке эшләр органнарына хезмәткә ул 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, моннан  өч ел элек килгән. Эше белән бергә читтән торып Уфа шәһәрендә юридик институтта укыган һәм  кече лейтенант дәрәҗәсе алган. Агымдагы елның башында ук полициянең участок уполномоченные вазыйфасында  эшли башлаган.


Бәйгедә катнашучыларның тагын берсе - Илшат Хәертдинов, ул  эчке эшләр хезмәтендә инде 17 ел. Шуларның ун елын - Иске Иштирәк авылында участковый булып эшли. 

“Участок уполномоченныеның төп хезмәт коралы –табель пистолеты түгел. Иң мөһиме үз участогыңны, анда яшәгән һәркемне белү һәм бөтен нәрсәнең хокук кысалрында булуы”,- ди ул. 

 «Халык участковые» бәйгесендә тагын ике эчке эшләр хезмәткәре катнаша, алар Сергей Агеев һәм Ренат Гарифуллин. 
Тавыш бирү Россия эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында 11 сентябрьдә башланды, тавыш бирүдә һәркем катнаша ала.

 Лениногорскида барлыгы 18 участок полициясе эшли, район авылларында  алар  - 8. Агымдагы елда гына да алар 67 җинаятьне ачканнар, әмма эчке эшләр хезмәтендә участок уполномоченныйлары җитешми. Мөмкинлектән файдаланып, Россия эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге гражданнарны  хезмәткә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев