Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының яшь каләм тибрәтүчеләре «Илһам» бөтенроссия конкурсының зональ турыннан җиңүләр белән кайтты

Укучыларда татар әдәбиятына һәм сәнгатькә кызыксыну уятып, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау һәм яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә торган конкурс яшь шагыйрь, яшь прозаик, яшь драматург номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурсның беренче этабында укучыларның эшен электрон почта аша жюри хөкеменә җибәрергә кирәк. Жюри эшләр арасыннан уңышлыларын сайлап алып, зональ турга билгели. Быел “Илһам” бәйгесенең зональ турлары Чистай, Казан, Арча, Чаллы, Мөслимдә үткән. Лениногорск районы укучылары Мөслимгә чакырылган иде.

11нче гимназиянең “Чишмәкәй” түгәрәгендә каләм тибрәткән укучылар мондый мәртәбәле бәйгедән читтә кала аламы соң? Аларның эшләрен туплап, татар теле укытучысы, түгәрәк җитәкчесе Венера Сәмигуллина конкурска җибәргән һәм зональ турга үтеп, аннан I тур җиңүчеләре исеме алып кайттылар. Дамир Динекаев, Иркә Дәүләтшина, Миләүшә Ганиева, Риана Хазиева, Сөмбел Рахманова, Ралина Мөхәммәдиева чыгышлары уңышлы дип табылган.

Гимназия укучыларыннан тыш, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары: Рәзинә Һәм Рузилә Мортазина да “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зональ этабында катнаштылар. Укучыларның җитәкчесе – Мөнирә Хаҗипова. Ул аларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли алган. “Мин “Мансур маҗаралары” дигән әкият белән, ә иркәм “Чуар тавык” әкияте белән чыгыш ясадык. Конкурста бераз дулкынландык инде. Җиңүчеләр булганга без бик шатландык”, - ди Рузилә. Алар икесе дә – I тур җиңүчеләре.

Рәзинә һәм Рузилә тырыш кызлар, әдәбиятны яраталар, “Әдәби марафон”нарда катнашалар.

11нче гимназия укытучысы Венера Сәмигуллина әйтүенчә, бәйгенең соңгы этабы Казанда узачак. “Ләкин анда 44 баланы гына сайлап алачакларын әйттеләр”, - ди.

Монда да уңыш елмаермы Лениногорск укучыларына? Анысын соңрак белербез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев