Лениногорск районының Керкәле карьерындагы машиналарга техник карау уздырылды
Лениногорск районының Керкәле карьерында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде.
Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Техник документациядән соң агрегатларының номеры документларда күрсәтелгән машиналарга туры килү-килмәве каралды.
Үзйөрешле машиналарның техник торышы тормоз системаларының, рульнең, тышкы яктылык приборларының төзеклеге буенча бәяләнде, дәүләт теркәү билгеләренең булу-булмавы һәм дөрес куелуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авариядә вакытта кулланыла торган тукталыш билгесе – барысы да тикшерелде.
Алдагы еллардагы кебек үк, техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, тракторчылар өчен кирәкле барлык инвентарь, шулай ук индивидуаль һәм янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Тракторчыларның машиналарга тиешле таныклыклары һәм техник документациясе бар.
Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы
фото: И.Галимовтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев