Лениногорск районының күпбалалы гаиләләре Казан циркында булып кайтты
Күңелле сәяхәт.
12 июньдә, Россия көнендә, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күркәм гадәт буенча, Лениногорск районыннан күп балалы гаиләләр өчен Казан циркына барып кайту оештырылды.
Күп кенә балалар өчен цирк дөньясы белән беренче танышу, ә аларның әти - әниләре өчен көнне бөтен гаилә белән үткәрү мөмкинлеге булды.
“Безнең көнебез бик яхшы узды. Балаларга барысы да шулкадәр ошады! Аларга бәйрәм бүләк итү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт», - ди күп балалы әни Елена.
Әлбәттә, Казанга барып кайту, цирк тамашасын карау Лениногорск гаиләләре хәтерендә иң якты мизгелләренең берсе булып калачак.
фото: Исток-Башлангычтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев