Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск рәссамы кардан ясаган киләсе ел символы искиткеч осталык белән башкарылган

2025 ел – Елан елы.

Лениногорск рәссамы Евгений Завитневич кардан елан фигурасы ясап Әлеге  фигура “38 попугай” мультфильмындагы  буар елан. 

“Декабрь ае дәвамында карны бер өемгә җыеп бардым. Аннары аны тыгызладым. Кисү һәм ясау өчен ярты көн вакыт китте”, - ди Евгений Завитневич. 

Ә буяуга килгәндә, баллоннан сиптереп буяган. Әлеге елан фигурасы Школьная урамындагы кафе каршында ясалган.

Евгений Завитневич  Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул озак еллар «Лениногорскнефть» идарәсендә рәссам- бизәүче булып эшләгән. 
Ул көнкүреш техникасы калдыкларыннан – ватык тузан суырткычлар, кер юу машиналары, принтерларны  өлешләп җыя да,  детальләр куеп, чын сәнгать әсәре тудыра. Аның эшләре арасында космос, фантастик тема яктыртыла. Бер елны тимер-томырдан робот фигурасы ясап, шулай ук лениногорскилыларны сокландырган иде.

 

фото: Евгений Завитневич

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев