Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев эшеннән китте

Бүген Лениногорск мэриясендә шәһәр һәм район ветераннар советы киңәшмәсе узды.

Аның эшендә Татарстан Ветераннар төбәк оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев әлеге вазифада – 6 ел. 2019 елда ул ветераннар советы рәисе булып сайланган иде. Ул үз теләге белән эштән китүен хәбәр итте. Хәбир Иштирәков аңа эшләгән еллары өчен рәхмәтен әйтте. 

Анатолий Кондратьев эшләгәндә мәдәни, социаль һәм тарихи проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру зур эш булды.  Россия Президенты грантына «Имя солдата в сердце моем» исеме белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләү урыннарының 1000 паспорты булдырылды.

Лениногорск мунициапль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов муниципалитетның Рәхмәт хатын тапшырды.
Анатолий Кондратьев урынына яңа рәис – ветеран-педагог Галия Хәлимованы сайладылар. Галия Җәмиловна шәһәрнең 4нче мәктәбендә 40 еллап укытучы, директор урынбасары булып эшләде. Ул  19 майда 1964 елда туган.

Хәбир Иштирәков Галия ханымны җаваплы хезмәткәр дип бәяләде, аңа уңышлар теләде. Анатолий Кондратьевка аның уң кулы булып, ярдәм итеп торуын теләде.

Шәһәр һәм район ветераннар советы 60ка якын башлангыч ветеран оешмасын берләштерә, шуларның 24е - авыл җирлекләре территорияләрендә. Ветераннар үсеп килүче буын белән тыгыз эшлиләр, мәктәпләргә баралар, өмәләргә һәм спорт ярышларына бергәләп чыгалар, үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар, шул исәптән республика дәрәҗәсендә дә. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү буенча да – алар беренче рәтләрдә.

 

фотолар: М.Гирфанов телеграм-канал

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев