Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннары арасында фестиваль узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда “Традицияләр җебе өзелмәсен” муниципаль фестиваль үтте.

Әлеге фестиваль традицион рәвештә ветераннар арасында үтә. Олы буын үзләрен сәхнәдә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Катнашучы ветераннар авыл мәдәният йортларыннан, шәһәр ветераннар советыннан, Мәдәният сарае үзешчәннәре иде.

«Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм 6 номинация буенча узды: вокаль ансамбльләр, фольклор ансамбльләр, вокал-соло, хореография, музыка уен кораллары иҗаты һәм нәфис сүз буенча ветераннар үзара ярышты. Мәдәният сарае сәхнәсендә 100дән артык талантларыбыз чыгыш ясады. Без аларның талантлы булуына сокланабыз», - ди әлеге фестивальне оештыручы – Мәдәният сараеның халык иҗаты буенча белгече Наилә Чубатова.

Барлык катнашучылар призлы урыннар һәм дипломнар билгеләп үтелде. Киләчәктә дә шулай матур чыгышлары сөендерсеннәр, иҗат дәрте сүнмәсен.


Фотолар: Лениногорск мәдәният идарәсе һәм Сарабиккол клубыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев