Лениногорск шәһәренең 70 еллыгына һәм «Лениногорскнефть» идарәсенең 80 еллыгына багышланган бәйрәм программасы
Зур бәйрәм чарасы 23 августта узачак.
Ниһаять, Лениногорск шәһәренең 70 еллыгын һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 80 еллыгына багышланган бәйрәм программасы билгеле булды.
23 августта шәһәр һәм район халкын, кунакларны күңелле һәм шәп бәйрәм программасы көтә.
«Юность» стадионында узачак чаралар белән танышыгыз.
14.00 – театральләштерелгән күренеш
14.30 – чараның тантаналы өлеше
15.00 – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев
16.00 – Лениногорск коллективлары чыгышы
17.00 – «ЮКИ» вокаль төркеме
18.00 – «Алтын барс» премиясе лауреаты, якташыбыз Рамил Галимҗанов
19.00 – «Татар җыры», «Алтын барс» премияләре лауреаты Марат Яруллин
20.00 – Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Илсөя Бәдретдинова.
Ул көнне «Юность» стадионында кул эшләре осталары күргәзмәсе эшләячәк, милләтләр аланы тәкъдим ителәчәк. Интерактив-күңел ачу чаралары, мастер-класслар узачак.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев