Лениногорск шәһәренең төп суүткәргечен төзекләндерү башланды
Аны модернизацияләү өчен федераль программа нигезендә 249 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Лениногорск шәһәре һәм районында төп суүткәргеч магистрален төзекләндерү һәм заман таләпләренә туры китереп үзгәртеп кору-модернизацияләү эше башланды.
Халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлы, җайлы һәм сыйфатлы итү максатыннан кертелгән илкүләм проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы буенча коммуналь инфраструктураны төзекләндереләчәк, яңартылачак һәм үзгәртеп корылачак обьектлар агымдагы елның март аенда билгеле булды.
Республика программасы буенча мондый обьектлар саны – 99. Ә илкүләм проект нигезендә бүгенге көндә модернизацияләүнең ике программасы — «Авыл территорияләренең заманча йөзе» һәм «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» планын гамәлгә ашыру эше бара. Татарстанда илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында 343 объект төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Лениногорск районының төп магистраль суүткәргече шул модернизацияләү обьектларының берсе булып тора. Моңа федераль программа буенча 249 миллион сум акча бүлеп биргәннәр. Суүткәргеч шәһәрне һәм районның 8 торак пунктын тәэмин итә. Гомумән алганда 66 мең 500 йөз кешегә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә яңа су торбалары салу эшләре бара.
Төп суүткәргечне төзекләндерүгә ихтыяҗ бик зур иде. Чөнки июнь һәм июль айларында искереп-таушалган суүткәргеч линиясендә инде өч тапкыр өзелү очрагы булды. Моны Лениногорскида яшәүчеләр үз җилкәләрендә татыды, халыкны су белән тәэмин итүдә катгый мәсьәләләр килеп чыкты. Мондый өзелүләр суүткәргечнең Писмән участогында килеп чыкты, шуңа күрә дә эш кичектерегесез төзекләндерү таләп иткән шул урыннан башланды.
Писмән участогында 7,7 километр арага сузыла. Мондагы эшләр төгәлләнгәч, төзекләндерү районның Сугышлы авылы юнәлешенә һәм шәһәрнең Чайковский, Кошевой урамнарына күчәчәк.
Гомумән, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында, финанслау лимиты 3,2 миллиард сумлык «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджетыннан 10 миллиард күләмендә коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен бүлеп бирелде.
Шәһәрдә һәм районда су белән тәэмин итү системасын яңарту Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелә. Программа 3 елга исәпләнгән. Эш барышын район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үз контролендә тота.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев