Лениногорскида шимбә бию кичәсе булачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида шимбә бию кичәсе булачак

Күңелле ял киче көтелә.

Лениногорскида бу атнаның шимбәсендә – 4 июльдә  лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын биюләр буенча мастер-классларга чакыралар.

Берьюлы ике урында булачак!

“Балерина” фонтаны янында “Мәдәни мохит” проекты кысаларында латин-америка биюләре буенча мастер-класс үтәчәк.  18.00 сәгатьтә башлана. 

Түбән сулык амфитеатры янында вальс буенча мастер-класс узачак. 18.00 сәгатьтә башлана.

Күңелегезгә якын булган урынны сайлагыз да, килеп, биергә өйрәнегез.

Исегезгә төшерәбез: түбән сулык амфитеатры янында алдагы атналарда ике мастер-класс узды инде, берсе парлы бачата, икенчесе кадриль буенча иде. 

Керү ирекле 
6+

 

фото: Дина Гадельшина

 


Нет комментариев