Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Лениногорск хезмәте 2026 елның августына балалы гаиләләргә пенсияләр һәм түләүләр күчерү графигын хәбәр итте.
Ай башына төп социаль түләүләрне күчерү планлаштырылган. 3 августта була:
• 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
• эшләмәүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие.
5 августта була:
• балаларга ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү.
7 августта эшләүче гражданнарга 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособиеләр алыначак (чөнки 8 август — ял көне, түләү алдагы көнне киләчәк).
Пенсияләр 3 июльдән 25 июльгә кадәр почта бүлекчәләре аша күчереләчәк.
"Әгәр билгеләнгән түләү датасы ял яки бәйрәм көненә туры килсә, тиешле сумма алдан — күчерү датасы алдыннан соңгы эш көненә җибәрелә. Банк счетларына күчерү көне буе булырга мөмкин, шуңа күрә акча булмаса, көн тәмамланганчы көтәргә кирәк", - дип ачыклык кертте СФРның Лениногорск хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Нет комментариев