Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск суды хатын-кызны йодрыгы белән тукмаучыга карата хөкем карары чыгарды

Лениногорск суды тарафыннан, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 116 нчы маддәсе нигезендә, административ җәза алган К.га, яңадан хөкем каршына килеп басарга туры килде. Башкаларга булган ачуын йодрыгы белән басарга күнеккән сугышчыны инде бер кат хөкем ителгән булуы да тыеп кала алмаган.

Моннан беркадәр вакыт алдарак өйдәш булып яшәгән хатын-кыз, тагын Н.ның ятьмәсенә эләккән.   Ир кешенең бик тиз ярсып китүчән, дорфа, өстәвенә мин-минлеге дә бик көчле булганга күрә, ханым аның белән арасын өзгән булган, дөресрәге өздем дип уйлаган. Әмма гаепләнүче аны даими рәвештә күзәтеп йөргән.

Элеккеге сөяркәсе белән аерылышканнан соң, яшь хатын үзенә лаеклы булырлык ир кеше  белән танышып киткән.  Моны белеп алган Н. көнчелектән бөтен тынычлыгын югалткан, элеккеге өйдәше белән очрашу өчен сәбәпләр эзләгән. Әмма  ханым,  аның кулыннан зыян күрергә мөмкин икәнлеген белеп, очрашулардан баш тарткан,  аңа игътибар итмәскә тырышкан.

Беркөнне алар шәһәр ишегалларының берсендә, гаепләнүченең сүзләре буенча,  “көтмәгәндә” очрашканнар һәм ир кеше элеккеге өйдәшенә очрашуны шарәб белән билгеләп үтәргә тәгъдим иткән. Ханым бу тәкъдимдә бернинди дә астыртын мәгънә күрмичә, ризалашкан.

https://photo.tatar-inform.ru/

Бокалдан чираттагы тапкыр спиртлы эчемлекне йотып куйганнан соң, Н. үзенә тынычлык бирмәгән мәсьәләне янә исенә төшергән һәм үзара  мөнәсәбәтләрне ачыкларга булган.  Электән сөйгән кешесен кире кайтарырга теләгәнме, әллә аракы башына киткәндерме, бусы инде билгесез...

Сүз ара сүз китеп, алар арасында низаг чыккан, ир кеше янә үзен тыеп тора алмыйча йодрыгы белән хатын-кызга ташланган.  Бичара хатын елап җибәргәч кенә ул үзенең янә закон бозуын аңлаган һәм тизрәк качу ягын караган.

Зыян күрүче полициягә шалтыраткан, чакыру буенча  килгән хокук сакчыларына үзенең тормышындагы вакыйгаларны сөйләп бирә. Оператив-тикшерү төркеме кичекмәстән качкынны эзләп киткән һәм тиз арада тоткарлаган.

 Тикшерү Россия Федерациясе Җинаять кодексының 116.1 нче, “административ җәзага тартылган зат тарафыннан кыйналу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Судта хөкем ителүче үз гаебен таныган һәм чираттагы тапкыр, кылган эшенә бик үкенүен белдергән, хәтта, мондый эшне башка беркайчан да кабатламам дип тәүбә иткән.

Суд аны гаепле дип тапкан һәм аның хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып барылу шарты белән, төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев