Лениногорскида яшәүче инвалид хатын-кызга мошенниклар кредит рәсмиләштергән, өстәвенә 300 мең сумлык кредит картасы ачкан
Лениногорск прокуратурасы дәгъвасы буенча, шәһәр суды инвалид хатын-кызга мошенниклар рәсмиләштергән кредитларны гамәлгә яраксыз дип тапты.
Лениногорск районында яшәүче 67 яшьлек 3 группа инвалиды булган хатын-кызны телефон мошенниклары алдаган. Алар зыян күрүчегә үзләрен җитди бер оешма вәкилләре дип танытканнар. Хатын-кызның мобиль банкына керү мөмкинлеге алганнар һәм аның исеменнән 126 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергәннәр. Өстәвенә 300 мең сум лимитлы кредит картасын ачканнар.
Җинаятьчеләр инвалид ханымның банк исәбеннән 426 мең сумнан артык акча алганнар. Әлеге факт буенча тикшерүчеләр тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексы 159 маддәсенең 3 нче өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.
Шәһәр прокуратурасы хатын-кызның милек хокукларын яклап чыкты һәм судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Зыян күрүче исеменә кредит килешүләре төзү, аның шәхси мәгълүматларын кулланып кылынган җинаять нәтиҗәсе булуы ачыкланды.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы, банк оешмасы тарафыннан рәсмиләштергән кредит картасы, кредит килешүе, дебет карталары буенча килешүләрне гамәлдә түгел дип тануны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте. Суд прокуратураның таләпләре канәгатьләндерде: Лениногорск шәһәр суды карары белән кредит картасын, кредит шартнамәсен, хатын-кыз исеменә ачылган дебет карталарын рәсмиләштерү буенча килешүләр гамәлгә яраксыз дип табылды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев