Лениногорск судында күрше районнан шәһәребезгә килеп, тәртип бозып йөрүчеләр эше каралды
Хокук таләпләрен бозган өчен элегрәк административ җәза алган дүрт Баулы кешесе бу юлы Лениногорскига килеп тәртип бозып йөргән.
Әмма хокук сагында торучылар “кунак булсаң, тыйнак бул” дигән төшенчәне аларның исләренә төшереп, янә административ җәзага тарткан.
Баулы кунаклары лаякыл исерек хәлдә таксига утырып өйләренә кайтырга ниятләгән. Әмма җәмәгать тәртибен бозып, үзләре утырып барырга җыенган машинаның хуҗасы белән талаша башлаганнар. Машина йөртүче аларны башта тәртипкә чакырып караган, бу ярдәм итмәгәч, салоннан чыгуларын таләп иткән.
Тик пассажирлар аның саен кыза барып, тәртипсезләнүләрен дәвам иткәннәр. Йөртүчегә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Тикшерү барышында хокук бозуда катнашучыларның дүртесенә карата да дә моңа кадәр инде административ җәзалар билгеләнеп, штраф салынуын, аларның административ кулга алынуларга кадәр барып җитүләрен ачыклаган.
Лениногорск суды эшне карау барышында бу мәгълүматларның барысын да исәпкә алды. Баулы кешеләренең дүртесе дә РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсенең 1 өлеше нигезендә: вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев