Лениногорск сулыгында ир-ат батып үлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск сулыгында ир-ат батып үлгән

Фаҗига 19 июньдә, 08 сәгать 45 минутларда булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе  сайты хәбәр иткәнчә, Лениногорскида Заварыкин урамы янындагы сулыкта 1986 елгы ир-егет батып үлгән.

МЧС хезмәткәрләре ир-атның гәүдәсен судан алганнар. Фаҗиганең сәбәбе - су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау. Ир-ат тончыгып үлгән дип фаразлана.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/novosti/4773838

Рамия Гарифуллина фотосы


Нет комментариев