Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табиблары, Зәй-Каратай фельдшеры “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә җиңү яуладылар

Казанда ел саен үткәрелә торган «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Әлеге чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров һәм Лениногорск табиблары катнашты.

Быел “Ак чәчәкләр-2024” республика конкурсы безнең район өчен җиңүләр алып килде. Бәйгенең “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә Зәй-Каратай авылы фельдшеры, ФАП мөдире Булат Хәйруллин җиңү яулады. “Бу минем генә уңыш түгел, ә барлык коллективның, медицина хезмәткәрләренең дә уңышы. Авыл фельдшеры – гаилә докторы кебек”, - ди фельдшер үзе.

Булат Галиулловичның медицина өлкәсендә 40 елдан артык эш стажы бар.   Медицина белемен Бөгелмәдә алгач, хезмәт юлын Лениногорск ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып башлый. Аннары армия хезмәтендә  Байконурда хәрби частьтә эшләргә туры килә.

Армиядән соң туган авылы Зәй-Каратайга кайтып, авыл халкының сәламәтлеге өчен армый-талмый эшли. “Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Ярдәм күрсәтә, шәфкатьле ул безнең Булатыбыз”, - диләр зәй-каратайлылар.

“Ак чәчәкләр” республика конкурсының “Үзенчәлекле очрак” номинациясендә Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиблары командасы җиңү яулады. Алар 1 айлык Степанның тормышы өчен көрәшкәннәр. Степанда катлаулы бөер патологиясе була. Клиник үлем, баш мие шешү, эчәкләр ишемиясе...

Ләкин табиблар пациентның исәнлеге өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр: берничә операция, реабилитация. Стандарт булмаган карарлар кабул итү һәм команда булып эшләүнең нәтиҗәсе бик уңышлы була. Бүген Степанга 3 яшь, ул гадәти тормыш белән яши, үсә. Казанда узган бүләкләү тантанасында әнисе белән сәхнәгә дә чыкты.

Табибларны котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез.

 

фотолар: үзәк район хастаханәсе социаль челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев