Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табибы күкрәк яман шеш авыруын кисәтү турында сөйләде

Лениногорск районында узган - 2023 елда 31 хатын-кызга күкрәк яман шеше диагнозы куелган.

Авыру очрагының 47 проценты – иртә стадиядә ачыкланган. Күкрәк бизе яман шешын үзвакытында ачыкларга диспансеризация һәм профилактик күзәтүләр ярдәм итә, ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиб-онкологы Рамил Минязев.

- Теләсә нинди авыру вакытындагы кебек үк, авыруны иртә ачыклау – тизрәк терелүнең нигезе. Ә онкология очрагында – бу тагын да мөһим.  Башлангыч стадияләрдә авыруны ешрак җиңеп була. Һәр хатын-кыз үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм гади кагыйдәләрне үтәргә тиеш, - диде Рамил Минязев.

Күкрәк бизе яман шеш авыруын булдырмас өчен нинди кагыйдәләр бар?

40 яшьтән олырак хатын-кызларга ике елга бер тапкыр маммография узарга

40 яшькә кадәр ел саен күкрәк бизләре УЗИ узарга.

Ай саен менструация циклының беренче фазасында үз-үзеңне тикшерү үткәрергә.

Барлык хатын-кызларга елга бер тапкыр табиб-гинекологта күкрәк бизләрен тикшерергә.

 

Онкокабинетның эш графигы: 

дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга -  8:00дән  16:00 сәгатькә кадәр.

Чәршәмбе – авылларга чыгу.
    

Фото: https://vk.com/crb_leninogorsk

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев