Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табибы «Татарстанның атказанган табибы» исеменә лаек булды

Медицинада ул – 27 елдан артык.

Лениногорск баш табибы урынбасары – табиб-терапевт Гөлнара Миникаева “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 

Әлеге бүләкне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырдылар, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте. 

Гөлнара Рафаил кызы – үз эшенең остасы, ул медицина өлкәсендә 27 елдан артык эшли.

Төмән өлкәсе Сургут шәһәрендә туып, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый. Аннары Лениногорскида терапия буенча интернатураны уза.

2020 елдан ул – баш табибның медицина өлкәсе буенча урынбасары. Күптән түгел кардиология бүлегенең табиб-терапевты вазифасын да алып бара башлады.

Гөлнара Рафаил кызы яшь белгечләрнең беренче ярдәмчесе, остазы һәм дусты, бүген аның җитәкчелегендә 127 табиб эшли.

Табибызны чын күңелдән котлыйбыз!

 

фото: ЛЦРБ 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев