Лениногорск тәрбиячесе «Ел тәрбиячесе – 2026» республика конкурсының зональ этабында катнашты
Минзәлә шәһәрендә «Ел тәрбиячесе – 2026» республика конкурсының зональ этабы булып узды.
Лениногорск районыннан конкурсның муниципаль этабында җиңү булган 20нче балалар бакчасыннан тәрбияче Гарипова Резида Хәмит кызы чыгыш ясады.
Һөнәри педагогик осталык республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләре арасында иң яхшы һөнәр ияләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Резида Гарипова, эш тәҗрибәсе һәм югары һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, конкурс сынауларын уңышлы узды, балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү сәләтен күрсәтте. Аның педагогик стажы – 17 ел.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар соңрак билгеле булачак.
Безнең тәрбиячегә уңышлар теләп калабыз.
фотолар: балалар бакчасыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев