Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре - республика конкурсы җиңүчеләре арасында

Ел саен безнең Лениногорск ТОСлары грантлар конкурсында катнаша.

Казан Ратушасында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү алдыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТОС) эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Ел саен безнең Лениногорск ТОСлары әлеге грантлар конкурсында катнаша. Быел да дүртесе җиңүче һәм призер булды:

1 урынны 12 нче ТОС   (рәис  урынбасары И. Г. Трищанкова) һәм 1 нче ТОС  (рәис урынбасары А. Ю. Лихачева) алды.

4 урынны   5нче ТОС (рәис урынбасары Халикова М.И.) һәм 8нче ТОС (рәис урынбасары Просвирина Л. А.) алды.

Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар, барлык призерларга дипломнар тапшырылды. Ә алынган грантларга ТОСлар җәмәгатьчелектәге  эшләрен тормышка ашыра алачак.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2189270.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев