Лениногорск трамплинчысы - Данил Садриевның чираттагы  уңышы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск трамплинчысы - Данил Садриевның чираттагы уңышы

Лениногорскида туып-үскән, 2022 елда Пекиндагы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча көмеш медаль яулаган Данил Садриев – янәдән пьедесталның югары баскычында.

Сочи шәһәрендә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча «Горный орел» дүртенче халыкара турнир узды. 

Команда зачетында, Россия, Казахстан, Кытайдан килгән 20 пар арасында Данил Садриев һәм Михаил Назаров пары җиңүче булды. Моннан тыш Данил шулай ук ир-атлар арасында ялгыз сикерүдә һәм катнаш команда сикерүләрендә көмеш медальгә лаек булды.

Яшь спортчыбыз белән горурланабыз!

 


Нет комментариев